Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләре иртә ярдәм мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашачак

2022 елның 4 марты, җомга

Республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмалары «Сирәк авырулар булган балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә диагностика һәм ярдәм» дигән түгәрәк өстәлдә катнашачак. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Түгәрәк өстәл Халыкара сирәк (орфан) авырулар көненә һәм Иртә ярдәм турында хәбәр итү елына багышланган.

Табиблар, генетиклар һәм пациент җәмгыятьләре вәкилләре сирәк авырулар һәм үсеш куркынычы булган балалар һәм өлкәннәр тормышы белән бәйле киң даирә мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

Түгәрәк өстәлдә катнашырга белгечләр, ата-аналар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм барлык теләүчеләр чакырыла. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк (https://ccpmain.timepad.ru/event/1908557). Сылтама чарага кадәр бер сәгать кала почтага килә, аны теркәлгәндә күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International