«Хезмәт шатлык китерә» программасын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрделәр. Чараны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль педагог Миләүшә Шәйдуллина белән берлектә оештырды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ләйлә Хөснетдинова өлкән төркем тәрбияләнүчеләрен һөнәрләр дөньясы, шәһәрнең хезмәт базары торышы, һөнәри белем бирү юнәлешләре белән таныштырды. Дәрес барышында балалар белән психологик тест үткәрелде, аны 14 бала үтте. Соңыннан балалар «һөнәр сайлау» дигән видеоролик карадылар.
Мондый очрашулардан соң тәрбияләнүчеләр җитдирәк булалар, алар һөнәр сайлау – мөһим һәм җаваплы эш икәнлеген аңлыйлар.