«Гармония» комплекслы үзәге «Сезгә, яратканнарыбыз» акциясенә кушылды

2022 елның 4 марты, җомга

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Сезгә, яратканнарыбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйлар. Акциянең төп максаты – социаль хезмәтләр алучыларга яхшы кәеф бүләк итү.

Акциядә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары да катнашты. «Преодоление» клубы кысаларында балалар үз куллары белән ветераннар өчен матур открыткалар ясадылар, җылы рәхмәт сүзләре яздылар.

8 Март алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре хатын-кыз ветераннар янына баралар, чәчәкләр, котлау открыткалары бүләк итәләр, аларга озын гомер, сәламәтлек, бәхет тулы тормыш телиләр.

Үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар акция үткәрүдә ярдәм итүчеләргә – шәхси эшмәкәр И.В. Гыйлемҗановага букетлар өчен һәм «Преодоление» клубыннан килгән бәйрәм открыткалары өчен балаларга рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International