Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының 3 волонтерлары белән берлектә «Мәрхәмәтле йөрәктән игелекле эш» дигән акция уздырганнар. Акциянең максаты – яшьләргә кеше мөнәсәбәтләре кыйммәтләре, өлкән кешеләр турында кайгырту турында искәртү, рәхмәт һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Волонтерлар тыл хезмәтчәне Анна Ярцевага бардылар. Балалар аны якынлашып килүче 8 Март белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Өлкән кеше волонтерлар белән үзенең балачак, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы чор турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул котлауларга һәм үсеп килүче буын белән аралашуга бик шат иде.
Бу очрашу балаларда бик күп күңелле хатирәләр, уңай эмоцияләр калдырды һәм игелекле гамәлләр кылырга теләк уятты.
Акция «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» дигән социаль-гуманитар проект кысаларында үткәрелде.