«Өмет утравы» үзәгендә хезмәтләр алучылар бәйрәм декорацияләрен бизәделәр

2022 елның 4 марты, җомга

3 нче март көнне Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге төркемдә «Төрле төстәге дөнья» клубы кысаларында чираттагы дәрес узды. Дәресне яшүсмерләр-яшьләр клубы хезмәткәрләре һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үткәрде.

Чара иң күңелле халык бәйрәмнәренең берсе – Май чабуга багышланган иде. Гаилә белән эшләү буенча белгеч Валентина Фокеева бәйрәм һәм аның әһәмияте турында сөйләде, клубта катнашучылар белән бергә Май чабу, коймак пешерү, күңел ачу, карачкы яндыру кебек легендалар турында искә төшерделәр. Аннан соң яшүсмерләр-яшьләр клубы директоры Екатерина Пронина әлеге бәйрәмгә декорацияләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Клубның барлык катнашучылары да бик теләп иҗат процессына керештеләр. Кояш фигуралары һәм зур матрешкалар ясалды.

Аннан соң «Миләш» кафесы ярдәмендә оештырылган бәйрәм табыны булды. Шулай ук балалар үз куллары белән бизәлгән декорацияләр янында фотосессия оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International