Минзәлә яшүсмерләре әкият терапиясе элементлары белән тренингта катнаштылар

2022 елның 4 марты, җомга

2 нче март көнне «Җилкән» баланы адекват бәяләү һәм аралашу күнекмәләрен формалаштыру программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Евгения Бочкарева әкият терапиясе кулланып тренинг үткәрде. 9 нчы сыйныф укучылары һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашында чара шәһәр гимназиясе базасында узды.

Тренингның максаты – эмоциональ киеренкелекне киметү, катнашучыларның бер-берсе белән актив хезмәттәшлеге, үз-үзләренә ышаныч формалаштыру, шулай ук психоэмоциональ халәтне гармонияләштерү иде.

Тренинг уңышлы эшләү өчен кирәкле кагыйдәләр турында фикер алышудан башланды. Уңайлы психологик климат булдыру өчен «Исемең ничек?» күнегүен уздырдылар, шулай ук балаларның яраткан әкиятләрен искә төшерделәр һәм фикер алыштылар. Аннары тренингның төп өлешенә күчтеләр, анда психолог тылсымның бер өлеше белән очрашырга һәм әкият иленә юл алырга тәкъдим итте. Яшүсмерләргә һава шарында җәнлек ясарга һәм төркемнәрдә аның турында әкият язарга тәкъдим иттеләр.

Тренинг ахырында «Сәяхәт» дигән релаксация үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International