Минзәлә районында яшь инвалидлар кызыклы экскурсиядә булдылар

2022 елның 4 марты, җомга

3 март көнне «Син булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 18 яшьтән 40 яшьккә кадәр интеллект бозылу, аутистик спектры тайпылышлары булган инвалидлар өчен ат абзарына экскурсия оештырылган.

Экскурсия барышында катнашучылар атлар турында, аларның үзенчәлекләре турында күп яңалыклар белделәр. Завод ат абзары белгече балаларны һәм ата-аналарны ат абзары эше, хайваннарны тоту һәм ашату шартлары һәм кагыйдәләре белән таныштырды, ат янында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Теләге булган һәркем атларны кишер, алма һәм шикәр белән сыйлады, шулай ук алар белән истәлеккә фотога төште. Балалар куркуны җиңеп атларны сыйладылар һәм ашаттылар.

Бүлекчә хезмәткәрләренә, шулай ук ат абзары җитәкчелегенә яшь инвалидларның әти-әниләре балаларга хайваннар белән аралашудан уңай хис-кичерешләр сынап карау мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International