Волонтерлар Алабуга өлкәннәрен дөрес суларга һәм хәрәкәт итәргә өйрәтәләр

2022 елның 4 марты, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында системалы рәвештә суларга һәм хәрәкәт итәргә өйрәтәләр. Укулар онлайн-форматта «Старость в радость» Хәйрия фонды химаясе астында үткәрелә.

Фонд волонтеры Светлана Воробьева, вертеброневрология һәм мануаль медицина институты хезмәткәре, үз дәресләрендә корсак, күкрәк белән ничек дөрес суларга, физик күнегүләрне башкарганда ничек суларга кирәклеген аңлата. Социаль хезмәтләр алучылар сулыш алу күнегүләре комплексларын кабатлыйлар. Мондый гимнастика теләсә кайсы яшьтә файдалы.

«Живые танцы» Бөтенроссия социаль-мәдәни проекты кысаларында интернат-йорт карамагындагылар бию белән шөгыльләнә. Инструкторлар Ольга Токарева һәм Виктория Антонова алар артыннан хәрәкәтләрне кабатлап кына калмыйча, көйне тою һәм ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә. Биюләр арасында йөз һәм муен матурлыгы өчен массажның мини-дәресләре үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International