ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучыларны социальләштерү һәм аларның мәдәни, танып-белү һәм рухи үсешенә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан «Виртуаль туризм» программасы тормышка ашырыла.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Снежана Горбунова һәм Лилия Зарифуллина тарафыннан «Эрготерапия» кабинетында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чираттагы дәрес уздырылган.

Бүгенге көндә диспансеризация үтү өчен медицина учреждениесенә 64 өлкән яшьтәге граждан китерелде.

11 март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучы тыл хезмәтчәне Бәдретдинова Сабира Шәфигулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

10 март көнне «Син булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан интеллект бозылулары, аутистик спектры бозылулары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге эшкә урнашырга мөмкинлекләре булмаган инвалидларны Айрат Хаматов исемендәге бокс мәктәбенә алып бару оештырылган.

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырган. Яшүсмерләр тегү фабрикасында булдылар, анда тегү цехын оештыру, продукцияне җитештерү техникасы һәм технологиясе, предприятиедә хезмәт бүленеше белән таныштылар.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «Әйдәгез аралашыйк» дигән дәресләр циклы кысаларында «Робинзоннар» дигән чара уздырганнар. Балигъ булмаганнарны реаль тормышта аралашуга мотивацияләү максатыннан үткәрелгән чарада 7 бала катнашты.

​«Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз-үзеңне бәяләү» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне адекват бәяләү күнекмәләрен эшләү.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 июнендәге «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның рәсми статистик хисапын оештыру турында» 633 номерлы Карарын үтәү йөзеннән 2021 елда «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма эшчәнлеге турында мәгълүматлар» № 1-СОНКО формасы буенча статистик күзәтү дәвам итә (еллык).


11
март, 2022 ел
җомга

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге булу бүлегенең социаль хезмәт алучылары картиналар галереясында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International