Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырган. Яшүсмерләр тегү фабрикасында булдылар, анда тегү цехын оештыру, продукцияне җитештерү техникасы һәм технологиясе, предприятиедә хезмәт бүленеше белән таныштылар.
«Мондый чаралар булачак һөнәрне аңлы гына түгел, объектив да сайларга ярдәм итә. Моннан тыш, профориентация чаралары балаларда хезмәткә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте приют тәрбиячесе.
Әлеге чарада 12 бала катнашты.