«Шатлык» үзәгенең социаль хезмәт алучылары Мәскәүгә виртуаль сәяхәт кылдылар

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучыларны социальләштерү һәм аларның мәдәни, танып-белү һәм рухи үсешенә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан «Виртуаль туризм» программасы тормышка ашырыла.

Программа Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында бүлек белгечләре тарафыннан эшләнде. Программаның төп бурычлары: социаль хезмәтләр алучыларның Россия һәм чит илләрнең тарихын һәм истәлекле урыннарын өйрәнүгә кызыксынуларын стимуллаштыру; социаль хезмәтләр алучыларны җәмгыятьнең социаль тормышына интеграцияләү; социаль хезмәтләр алучыларның гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру һәм аларның иҗади үз-үзләрен күрсәтү.

Программаны тормышка ашыру барышында хезмәт алучылар Россиянең төрле шәһәрләре тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышалар.

Чираттагы дәрестә бүлек карамагындагылар Мәскәү буенча виртуаль экскурсия ясадылар, шәһәрнең архитектурасын карадылар һәм истәлекле урыннарында булдылар.

Мондый экскурсияләр бүлек хезмәт алучыларның уңай эмоциональ халәтен сакларга һәм актив тормыш позициясе формалаштырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International