«Веста» үзәгендә тере аралашу файдасы турында сөйләштеләр

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «Әйдәгез аралашыйк» дигән дәресләр циклы кысаларында «Робинзоннар» дигән чара уздырганнар. Балигъ булмаганнарны реаль тормышта аралашуга мотивацияләү максатыннан үткәрелгән чарада 7 бала катнашты.

Дәрес башында иҗади фикерләүне, игътибарны үстерү, эш мотивациясен саклап калу өчен активатор-күнегү үткәрелде. Дәрес «Робинзон» күнегүе белән дәвам итте. Катнашучыларга утрауда ялгызы гына калган очракта алар нинди әйберләр алулары турында сөйләргә тәкъдим ителде. Балалар үз җавапларын якларга һәм дәлилләргә өйрәнделәр.

Соңыннан белгеч балаларга «тере» аралашуның өстенлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International