Социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген камилләштерү, социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм аларны күрсәтү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын эчке контрольдә тота.
10 нчы март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова 4 нче номерлы социаль участогында балигъ булмаганнар катнашында «Үзеңне алдарга бирмә» дигән темага чара уздырган. Чараның максаты – тәмәке тартуны профилактикалау һәм файдалы гадәтләр формалаштыру.
Кичә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Социаль челтәрләрдә куркыныч төркемнәр. Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк» дигән дәрес үткәрде.
10 март көнне «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм юрисконсультанты йогышлы авырулар хастаханәсенең хезмәт коллективы белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Тормышка – әйе дип әйтәбез!» дигән дәрес уздырды.
Түбән Кама муниципаль районындагы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубы эше кысаларында 5 катнашучы белән «Үзара аңлашуны яхшыртабыз» дигән дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белем бирү учрежденияләре белән ведомствоара эш кысаларында даими рәвештә эшчәнлек алып бара.
Шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Күңел чыганагы» ата-аналар клубы программасы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дигән темага шәхси дәрес-тренинг узган. Тренингның максаты – «гаилә» төшенчәсен гомумиләштерү, тыңларга һәм кире элемтә бирә белергә өйрәтү.
10 март көнне Тәтеш муниципаль районында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларның өйләренә бару оештырылды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.