Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге булу бүлегенең социаль хезмәт алучылары картиналар галереясында булдылар.
Мәдәни эшчәнлек сынлы сәнгатькә кызыксыну уята, сәнгатьнең формалары һәм жанрлары турында белемнәрне киңәйтә, үсеп килүче буында эстетик зәвык формалаштыра, дип саный үзәк белгечләре.
Көндезге бүлек карамагындагылар Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге оештырган «Киләчәккә тәрәзә» күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә медиа-технологияләр, компьютер графикасы һәм анимация ярдәмендә яшь рәссамнарның әсәрләре тәкъдим ителде.
Күргәзмәдә катнашучылар кызыксынып экскурсоводны тыңладылар һәм сынлы сәнгатьтә яңа технологияләр белән таныштылар. Күп кенә картиналар соклану һәм кызыксыну уятты.
Чарада унике кеше катнашты.