«Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз-үзеңне бәяләү» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне адекват бәяләү күнекмәләрен эшләү.
Дәрес башында катнашучылар «Мин кем?», «Үзем турында уңай / тискәре фикерләр», «Мактау грамотасы», «Минем иң яхшы сыйфатларым», «Хисләр клубы» кебек күнегүләрне башкарды. Әлеге биремнәр үз тормышларына яңача карарга, үзләре турында хаталы күзаллауларны билгеләргә, үзләренең эчке тискәре хис-тойгыларын эшләргә мөмкинлек бирде.
Катнашучыларның кайберләре иң авыры үзләренең уңай сыйфатларын тану булды, дип белдерде. Ата-аналар мондый тренингларның үз-үзләрен бәяләүгә уңай йогынтысын билгеләп үттеләр һәм очрашуларны дәвам итәргә теләк белдерделәр.