Буа районында өлкәннәрне диспансерлаштыруга китерү дәвам итә

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу һәм COVID-19га каршы вакцинация үткәрү урыннарына илтүне дәвам итә. Хастаханәгә китерү санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән башкарыла.

Бүгенге көндә диспансеризация үтү өчен медицина учреждениесенә 64 өлкән яшьтәге граждан китерелде.

Моннан тыш, Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә көндезге тору төркеме социаль хезмәт алучыларны китерү оештырылган. Төркемдә катнашучылар бик теләп белгечләр янына киләләр, аларга үзләрен күрсәтергә, үз мөмкинлекләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итәләр, үзара аралашырга өйрәтәләр. Биредә алар өчен психологик дәресләр, тренинглар, мастер-класслар һәм бәйрәмнәр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International