ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО белән берлектә «Татарстан Республикасында инклюзив белем бирү, Абилимпикс» дигән өстәмә мәгълүмат урнаштырылган.

459 татарстанлы 2022 ел башыннан бирле «Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләрендә» белем алган. Гражданнар мондый мөмкинлекне «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алалар.

Шушы көннәрдә Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Яр Чаллы шәһәре Автозавод районының сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активы белән мәгълүмати очрашу уздырды.

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан перинаталь тәрбия методлары турында төркемле дәрес уздырылган.

«Әни + сабый» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен театральләштерелгән тамаша оештырды.

Шушы көннәрдә Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган стационар тәрбиячеләре Кашапова Лилия һәм Белова Наталья экология турында танып-белү викторинасы үткәрделәр. Чараның бурычлары: балаларда экологик культура һәм табигатькә дөрес караш формалаштыру.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Алабуга муниципаль районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячесе Нигъмәтҗанова Зөлфирә иҗади эш үткәрде.

Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар белән «Толерантлык иленә сәяхәт» дигән чара уздырылган.

11 нче март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Балалар хореография мәктәбендә тәрбияләнүчеләр К. Чуковскийның «Чебен-чебенчек» әсәре буенча театральләштерелгән тамаша оештырганнар. Тамашаны карарга 39 тернәкләнүче һәм 12 ата-ана җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International