Лениногорскиның мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүдә эрготерапия кулланалар

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Снежана Горбунова һәм Лилия Зарифуллина тарафыннан «Эрготерапия» кабинетында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чираттагы дәрес уздырылган.

Дәрес барышында катнашучылар «Үзем әзерлим. Иртәнге аш өчен җыелма» дигән иллюстрацияләр белән таныштылар. Социаль хезмәтләр алучылар үзләренең физиологик сәләтләрен исәпкә алып, өй кухнясы ризыкларын әзерләүнең төрле вариантларын җентекләп карадылар.

Алга таба мөмкинлекләре чикле булган инвалидлар кулларның вак моторикасын өйрәнүгә, хәрәкәтләрне координацияләү, хәтер һәм игътибарны камилләштерүгә юнәлдерелгән махсус җиһазларда шөгыльләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International