Лениногорск районында яшәүче бер ханым 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

11 март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучы тыл хезмәтчәне Бәдретдинова Сабира Шәфигулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сабира Шәфигулла кызының бөтен гомере авыр хезмәттә, мәшәкатьләрдә узды: иртә тол калып, улын югалтып, бер үзе ике кызын тәрбияләп үстергән. Бүген ул энергия белән тулы, тормышка сөенеп, оптимизмны саклый.

Юбилей көнендә Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы, «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре сугыш ветеранын өенә барып котладылар. Алар өлкән яшьтәге ханымга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән открытка һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләк тапшырдылар. Сабирә Шәфигулла кызына сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм гаилә иминлеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International