Минзәлә районы инвалидлары өчен бокс буенча дәрес үткәрделәр

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

10 март көнне «Син булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан интеллект бозылулары, аутистик спектры бозылулары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге эшкә урнашырга мөмкинлекләре булмаган инвалидларны Айрат Хаматов исемендәге бокс мәктәбенә алып бару оештырылган.

Тренер Булат Кәримов яшьләргә боксның килеп чыгу тарихы, бокс белән шөгыльләнүнең кешенең физик чыдамлыгына йогынтысы, боксчыларга карата таләпләр турында сөйләде. Кызыклы әңгәмәдән соң барысы да спорт мәктәбендә ринг, тренажерлар белән якыннан таныша алдылар. Булат Кәримов инвалидларга бокс белән шөгыльләнеп карарга тәкъдим итте. Очрашу шәхси эшмәкәр Максим Архипов оештырган чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International