28 декабрьдә Әгерҗе шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов һәм шәһәр советы депутатлары «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына килделәр.
29 декабрьдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 нче балалар музыка мәктәбенең онлайн-концерты булды. Дистанцион концерт Татарстан Республикасында игълан ителгән Циффрлаштыру елы кысаларында күрсәтелде.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күптән көтелгән Яңа ел кичәсе узды. Интернат-йорт белгечләре күңелле музыкаль чара үткәрделәр.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар бүлек балалары өчен Яңа ел чыршысы уздырылды.
Ел саен декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел тамашалары уза. Быел балалар әкиятләр, искиткеч маҗаралар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Бүләкләр балаларда шатлык һәм уңай эмоцияләр уятты.
Беренче керем игелекле эшкә: «Остабикә» тегү остаханәсе» проектында катнашучылар сатудан кергән акчаларны мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә җибәргән.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нейробика» дигән сәламәтлекне саклау технологиясе кулланыла. Бу акыл эшчәнлеген яхшырту өчен эшләнгән гимнастика.
«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре кышкы янгын куркынычы чоры башлану уңаеннан хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча планлы тренировка үткәрделәр. Чара Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлегенең янгын бүлеге начальнигы Мансур Шәрипов белән берлектә үткәрелде.
29 декабрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә «Куян ничек йолдыз булырга теләгән» дигән Яңа ел әкиятен күрсәттеләр.
29 декабрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән берлектә «Безгә бәйрәм килә» дигән театральләштерелгән тамаша оештырылган иде.