«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә онлайн-концерт узды

2022 елның 30 декабре, җомга

29 декабрьдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 нче балалар музыка мәктәбенең онлайн-концерты булды. Дистанцион концерт Татарстан Республикасында игълан ителгән Циффрлаштыру елы кысаларында күрсәтелде.

Яшь музыкантлар нәни тамашачыларга һәм аларның ата-аналарына Россия һәм Татарстан композиторларының иң яхшы әсәрләрен, шулай ук рус халык җыры жанрындагы вокаль чыгышларын күрсәттеләр. Тамаша үсеп килүче буынны мәдәни агартуга һәм патриотик тәрбияләүгә ярдәм итте. Барлык тамашачылар да концерт программасыннан канәгать калдылар, шуннан соң тернәкләндерү процедураларын дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International