ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 5 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өйдә өлкәннәрне котлау» дигән акция уздырыла. Бу чорда өйдә социаль хезмәтләр алучы 135 өлкән яшьтәге гражданны котлау планлаштырыла.

28 декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид һәм социаль хезмәт алучы балаларга «Бәйрәм һәркемгә могҗиза бүләк итсен» дигән күңелле Яңа ел тамашасы бүләк иттеләр. Барлык балалар да Яңа ел бүләкләре алдылар. «Внешнеторговая компания «КАМАЗ» АҖ коллективы «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Кыш Бабайга хат язган 30 баланың хыялларын тормышка ашырды.

Түбән Каманың «Шәфкать» комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында «Өйдә шифаханә» дигән стационар алмаштыручы технология актив кулланыла.

Югары Ослан районының битараф булмаган кешеләре ярдәмендә, «Халык чыршысы» акциясе кысаларында, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән 47 бала бәйрәм тамашасында булды. Алар барысы да Яңа ел бүләкләре алдылар.

28 декабрьдә Мамадыш муниципаль районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

26 нчы декабрьдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләделәр.

Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең когнитив бозулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар бәйрәм чараларыннан читтә калмады.

Ел саен Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приюты балалары Кыш бабайга хат язалар. Казан шәһәренең «Доброе дело» төбәк иҗтимагый оешмасының хәйрия фонды һәм аны гамәлгә куючылар – күпбалалы ата-аналар Иван һәм Екатерина Кураповлар ярдәмендә балаларның хыяллары елы чынга аша.

Декабрь башында Минзәлә районында инвалид булган 18-40 яшьлекләр арасыннан социаль хезмәт алучылар өчен «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Акциядә күп кенә җитәкчеләр актив катнашты.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел чаралары тулы куәтенә бара. Шулай итеп, учреждениедә яшәүчеләр арасында бүлмәне иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International