Яңа Чишмә интернат-йортында Яңа ел тамашасы

2022 елның 30 декабре, җомга

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күптән көтелгән Яңа ел кичәсе узды. Интернат-йорт белгечләре күңелле музыкаль чара үткәрделәр.

Социаль хезмәт алучылар җитәкче Залина Лизуновадан интернат-йорт тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алдылар. Шулай ук эчке волонтерларның ярдәмен билгеләп үттеләр, яшәүчеләргә Яңа ел бүлмәләрен бизәгән өчен аерым призлар тапшырылды.

Әби-бабайлар шигъри, музыкаль конкурсларда катнаштылар, биеделәр һәм җырладылар. Ә ахырда, гадәттәгечә, Яңа ел лотереясы узды. Кыш Бабай һәркемгә Түбән Кама балалар йортыннан килгән исемле бүләкләр тапшырды. Шулай ук барысын да район волонтерлары бүләк иткән мандариннар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International