«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр Яңа ел бүләкләре алдылар

2022 елның 30 декабре, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар бүлек балалары өчен Яңа ел чыршысы уздырылды.

Балалар тылсымлы илгә юл тоттылар, анда аларны яраткан мультфильм геройлары каршы алды. Алар белән бергә балалар чыршы янында уйнадылар, биеделәр һәм җырлар җырладылар. Залда күңелле атмосфера хөкем сөрде.

Балалар шигырьләр укыдылар һәм «РИТЭК» ҖЧҖ («ЛУКОЙЛ» ГАҖ Фәнни-техник полигоны) һәм «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ бүләкләр алдылар.

Тәрбиячеләр, педагоглар, медицина персоналы һәм ата-аналар Яңа ел тамашаларын куюда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International