29 декабрьдә Менделеевск муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында «Ел символы» дигән мастер-класс узды.
26 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә балигъ булмаган балалар өчен Яңа ел чаралары оештырылды.
28 декабрьдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы шар сере» дигән Яңа ел тамашасы узды. Балалар әти-әниләре белән бергә әкияти чара шаһиты булдылар. Персонажлар белән бергә балалар Яңа елны коткардылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Һәр йортка Яңа ел» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар оештыруга актив кушылды. Акция 5 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр уза.
27 декабрьдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен «Югалган вакыт турында әкият» дигән якты Яңа ел чарасы уздырылды. Үзәк хезмәткәрләре мавыктыргыч сценарий әзерләгәннәр иде.
2023 елда биш көнлек эш атнасында 1-8 гыйнвар ял көннәре булачак.
Казанда «Добрая волна» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең региональ сайлап алу туры узды. Фестивальнең бурычлары – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү, хәйриячелек культурасын үстерү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, балаларның уртак иҗаты өчен шартлар тудыру.
Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел бәйрәме уздырылды. Балалар белән очрашуга Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары килде. Приют балалары үзләре дә чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаштылар.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган чара «Яңа ел серпантины» дип атала иде. Учреждение хезмәткәрләре үз көчләре белән бәйрәм оештырдылар.
Социаль хезмәт алучылар онлайн-концерт карадылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен музыкаль программаны Никольский авылы мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән иде. Ир-атлар вокал төркеме Яңа ел хитларын башкарды.