Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нейробика» дигән сәламәтлекне саклау технологиясе кулланыла. Бу акыл эшчәнлеген яхшырту өчен эшләнгән гимнастика.
Нейробика психик яктан тайпылышлары булган балалар өчен аеруча файдалы. Коррекция дәресләрен интеллектуаль җитешсезлек булган балаларның образлы фикерләү үсешенә этәргеч бирерлек итеп төзергә кирәк. Моның өчен махсус белем һәм күнекмәләр, махсус билгеләнгән урын һәм вакыт кирәк түгел. Баш мие күнегүләре комплексы ике ярымшарга тыгыз бәйләнештә эшләргә булыша, бу мәгълүматны яхшырак кабул итәргә ярдәм итә. Күнегүләрне башкару бик җиңел.
Монтессори-педагог Гүзәлия Гыйльфанова сүзләренчә, бу күнегүләрне башкару нәтиҗәсендә балаларның баш мие эшчәнлеге арта, фикер йөртү һәм коммуникатив күнекмәләр яхшыра.