29 декабрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә «Куян ничек йолдыз булырга теләгән» дигән Яңа ел әкиятен күрсәттеләр.
Балалар әкияти тамашада актив катнаштылар. Төп герой белән алар уеннарда, конкурсларда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Шулай ук балалар табышмакларга җавап бирделәр һәм Кыш бабай һәм Кар кызы белән әйлән-бәйлән уйнадылар.
Бәйрәмнең кульминациясе татлы бүләкләр тарату һәм әкиятнең төп геройлары белән фотосессиядә катнашу иде.