29 декабрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән берлектә «Безгә бәйрәм килә» дигән театральләштерелгән тамаша оештырылган иде.
Тамашачылар яраткан тапшырулар һәм кинофильмнар геройлары белән очрашты, алар белән бергә яраткан җырларын җырладылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар күңелле конкурсларда катнаштылар.
Үз бүлмәләрен матур һәм бәйрәмчә бизәгән интернат-йортта яшәүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Иң иҗади, актив һәм спорт кешеләре дә бүләкләр алдылар.
Әлмәт шәһәренең «Ямашнефть» хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.