Ел саен декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел тамашалары уза. Быел балалар әкиятләр, искиткеч маҗаралар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Бүләкләр балаларда шатлык һәм уңай эмоцияләр уятты.
Яр Чаллы педагогика көллияте волонтерлары «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль әкият күрсәттеләр. Әкият күрсәтелгәннән соң Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Яңа ел тамашасы оештырылды. Чара геройлары балалар белән кызыклы уеннар уздырдылар, бүләкләр тараттылар.
.jpg)