Беренче керем игелекле эшкә: «Остабикә» тегү остаханәсе» проектында катнашучылар сатудан кергән акчаларны мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә җибәргән.
11-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен тегү остаханәсе Әгерҗе муниципаль районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют базасында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ».Хәйрия фонды ярдәмендә оештырылган.
Остаханәнең ассортименты яңа продукция белән тулыландырыла. Яшүсмерләр чигүле сөлгеләре, урын-җир киемнәре, сумка-шопперлар, шулай ук «Наз» логотибы төшерелгән махсус киемнәр ясау техникасын үзләштергән инде.