Декабрь башында Минзәлә районында инвалид булган 18-40 яшьлекләр арасыннан социаль хезмәт алучылар өчен «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Акциядә күп кенә җитәкчеләр актив катнашты.
26 декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркемгә йөрүчеләр өчен әкияти тамаша оештырдылар. Җитәкчеләр тылсымчылар ролендә катнашучыларның барлык теләкләрен үтәделәр һәм сәламәтлеге аркасында эшләмәүче яшьләргә бүләкләр тапшырдылар.