Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел чаралары тулы куәтенә бара. Шулай итеп, учреждениедә яшәүчеләр арасында бүлмәне иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителгән иде. Өлкәннәр бәйрәм алды атнасында рәхәтләнеп үз бүлмәләрен гирляндлар, уенчыклар белән бизәделәр.
Кичә конкурска йомгак ясалды. Иң яхшы катнашучылар Алабуганың «Яндекс Такси» оешмасыннан бүләкләр алдылар.
«Бүләкләр алу бик рәхәт иде. Интернат администрациясенә дә, «Яндекс Такси»га да бүләкләр өчен зур рәхмәт», – дип кичерешләре белән уртаклаштылар яшәүчеләр.