Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм чаралары комплексы каралган.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Бергә өйрәнәбез» мастер-классында катнаштылар. Чараның максатлары – көндәлек көнкүреш эшчәнлеге белән кызыксынуны үстерү һәм көндезге бүлеккә йөрүчеләрнең алган күнекмәләрен ныгыту.
Яңа ел бәйрәме уңаеннан Әлмәт муниципаль районы вәкилләре, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Әлмәттән булган һәм вакытлыча Яр Чаллының «Асылташ» һәм Түбән Каманың «Балкыш» социаль приютларында яшәүче балаларны котладылар.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Ул кабинетларны һәм торак бүлмәләрне карап чыкты, социаль хезмәт алучылар белән аралашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Парафин, озокеритның кеше организмына йогынтысы, процедурага күрсәтмәләр һәм каршылыклар» дигән мәгълүмати чара узды.
2023 елда биш көнлек эш атнасында 1-8 гыйнвар ял көннәре булачак.
Район башлыгы Марат Зиатдинов Яңа ел алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга килде. Интернат-йортта яшәүче һәр кеше татлы бүләкләр пакеты алды. Учреждение директоры Тәнзилә Васильева да барысына да ныклы сәламәтлек һәм тынычлык теләде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» дигән республика проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул мөмкин кадәр тулы социальләштерүне тәэмин итү максатларында инвалид балаларның потенциалын һәм сәләтен үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
28 декабрьдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Казаньоргсинтез» – «СИБУР холдинг» ГАҖ хезмәткәрләре булып китте. Компания вәкилләре «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында үсеш үзенчәлекләре булган балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырдылар.