«Шәфкать» үзәге «Өйдә шифаханә» технологиясен куллана

2022 елның 30 декабре, җомга

Түбән Каманың «Шәфкать» комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында «Өйдә шифаханә» дигән стационар алмаштыручы технология актив кулланыла.

Өйдә тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелегенә ирешү өчен үзәк белгечләре яңа эш ысулларын актив кулланырга тырышалар. Бу социаль хезмәт алучыны тернәкләнү процессына җәлеп итәргә, процессны кызыклырак һәм күптөрле итәргә мөмкинлек бирә. Физик культура инструкторы спираль твист-гимнастикасы, көзге терапиясе һәм нейрогимнастика кебек техниканы куллана.

«Тернәкләнү курсын гадәти өй шартларында алдым, бу авыру кеше өчен мөһим. Мин физик һәм психологик халәтнең яхшыруын сизәм», – дип уртаклашты социаль хезмәт алучыларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International