Югары Ослан районының битараф булмаган кешеләре ярдәмендә, «Халык чыршысы» акциясе кысаларында, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән 47 бала бәйрәм тамашасында булды. Алар барысы да Яңа ел бүләкләре алдылар.
Инде бишенче тапкыр уздырыла торган акциянең инициаторы – актив һәм битараф булмаган эшмәкәр Антонина Севастьянова.
Печище авылы мәдәният йортында балалар өчен чара оештырылды. Башта балаларны кайнар төшке аш белән сыйладылар, аннары «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре кунакларга Яңа ел әкиятен күрсәттеләр.
Чара вакытында акцияне оештыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.