Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең когнитив бозулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар бәйрәм чараларыннан читтә калмады.
Яңа ел очрашуы узып баручы 2022 елның соңгы чарасы булды. Анда катнашучылар әкият геройларына әверелеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. Чарада социаль хезмәт алучыларның әти-әниләре, туганнары һәм опекуннары катнашты.
Бүлек активистларына «Шатлык» үзәге администрациясеннән рәхмәт хатлары тапшырылды. Барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар. Яңа ел очрашуы дискотека һәм бәйрәм чәй мәҗлесе белән тәмамланды.