Мамадыш районы башлыгы социаль хезмәт алучыларны котлады

2022 елның 30 декабре, җомга

28 декабрьдә Мамадыш муниципаль районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Әкияти тамашага «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы көндезге тору бүлегенең һәм социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәт алучылары чакырылган иде. Инвалидларны якынлашып килүче бәйрәм белән район башлыгы Анатолий Иванов котлады.

Үзәк карамагындагылар конкурсларда, уеннарда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар лотереядә һәм иң яхшы Яңа ел костюмнары өчен бүләкләр алдылар. Очрашу оештыручыларга һәм катнашучыларга яхшы кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International