Социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын тикшерү буенча рейдлар дәвам итә

2022 елның 30 декабре, җомга

26 нчы декабрьдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләделәр.

Эш барышында визитлар графигы, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты тикшерелде. Нәтиҗәдә хаталар ачыкланмады. Шулай ук 2023 елга өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан түләү шартларында күрсәтелә торган гарантияле социаль хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар буенча консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International