2022 елның 5 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өйдә өлкәннәрне котлау» дигән акция уздырыла. Бу чорда өйдә социаль хезмәтләр алучы 135 өлкән яшьтәге гражданны котлау планлаштырыла.
Акциядә Югары Ослан районы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә учреждение хезмәткәрләре катнаша.