ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Программа 2022 елда Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсының «Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау» номинациясендә җиңүче булды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында музыка һәм бию терапиясе буенча кызыклы дәрес узды. Мәдәни чаралар оештыручы белгеч Наталья Котова аны яңа сценарий буенча үткәрде: түгәрәккә җыелышып, урындыкларда утырып, төрле музыка астында социаль хезмәт алучыларга чиратлап биергә туры килде.

Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Юлларның катгый законы» дигән мавыктыргыч чара узды. Аның максаты – юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Һава температурасының сизелерлек түбәнәюе һәм салкыннарның көчәюе сәбәпле Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бардылар.

9 һәм 10 гыйнварда, һава температурасы бик түбән булу сәбәпле, Менделеевск шәһәренең барлык мәктәпләрендә дә дәресләр булмады. Шулай итеп, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең кышкы каникуллары дәвам итте.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече 9 гыйнварда Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан тегү буенча дәрес үткәрде. Чара «Тегү эше» проекты кысаларында оештырылды.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында даими рәвештә «Йортчылык» түгәрәге дәресләре уза. Балалар пешерергә өйрәнеп кенә калмый, дөнья халыклары ашлары һәм гореф-гадәтләре белән дә таныша.

9 гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яңа заезд баш мие штурмы белән башланып китте. Көндезге стационар тәрбиячеләре «Акыл өчен зарядка» дигән уен дәресе үткәрделәр.


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашырганда Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International