Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече 9 гыйнварда Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан тегү буенча дәрес үткәрде. Чара «Тегү эше» проекты кысаларында оештырылды.
Хезмәт һәм эстетик күнекмәләрне формалаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәрес барышында балалар тегү эшенең башлангыч күнекмәләре белән таныштылар, кайнар әйбер тоткычлар тектеләр. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.