9 гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яңа заезд баш мие штурмы белән башланып китте. Көндезге стационар тәрбиячеләре «Акыл өчен зарядка» дигән уен дәресе үткәрделәр.
Чараның максатлары – уен һәм танып белү эшчәнлеген активлаштыру, балаларда яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләрен үстерү.
«Лото» уены барышында балалар аралашырга өйрәнделәр, «Мемори» уенында зирәклек һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр. Уен сәгате азагында балаларның кәефләре күтәренке иде, уртак уен эшчәнлеге теләге барлыкка килде.