Бүген Министрлыкның «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
2019 елдан Татарстан Республикасы «Демография» милли проекты һәм аның «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектында катнаша.
21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узачак. Ярышларда 2 000нән артык атлет, 878 волонтер, 400 спорт судьясы катнашыр дип көтелә.
11 нче гыйнварда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова балигъ булмаганнарга карата көч куллануны һәм мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча мәгълүмати сәгать уздырды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 11 гыйнварда «Аеклык ноктасы» клубында катнашучылар белән төркемле психодиагностика уздырды. Чараның максаты – социаль куркыныч хәлдә булган гаилә әгъзаларының девиант тотышын тикшерү.
2022 елда «Время побед» АКБО «Сәламәт бул» кислород фитобары» проекты белән гражданнар җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү проектлары конкурсында җиңүче булды.
11 гыйнварда Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбиячеләр Татьяна Чернова һәм Вера Нетребина балалар өчен әдәплелек дәресе үткәрделәр. Чара Халыкара «рәхмәт» көненә багышланган иде.
11 гыйнварда Казанның «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Иң яхшы сәнгать әсәрләре үзәк фойесында эленде.
Бүген Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының быел беренче чираттан тыш утырышы узды.
«Жить вместе» хәйрия фонды оештырган «Жить вместе» премиясе гражданлык инициативасы күрсәткән, җәмгыятьләргә берләшкән һәм социаль проблемаларны чишә, мәдәни традицияләрне үстерә, мирасны саклый, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә, мохтаҗларга булыша торган битараф булмаган кешеләрне эзли һәм аларга ярдәм итә.