Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр музыкаль чараларда бик теләп катнашалар

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында музыка һәм бию терапиясе буенча кызыклы дәрес узды. Мәдәни чаралар оештыручы белгеч Наталья Котова аны яңа сценарий буенча үткәрде: түгәрәккә җыелышып, урындыкларда утырып, төрле музыка астында социаль хезмәт алучыларга чиратлап биергә туры килде. Өлкәннәр куллары, аяклары, җилкәләре һәм хәтта күзләре белән биеделәр. Барысы да актив һәм шат иде.

«Өлкәннәр һәм инвалидлар хәрәкәт активлыгын һәм ритм хисен үстерергә ярдәм итә торган биремнәрне рәхәтләнеп башкардылар», – ди Наталья Котова. Аның сүзләренчә, мондый музыкаль чараларда интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп катнаша. Алар хәрәкәт шатлыгын тоярга өйрәнәләр, бер-берсе белән җиңелрәк элемтә коралар. Нәтиҗәдән барысы да канәгать: социаль хезмәт алучылар уңай эмоцияләр белән, башка тернәкләндерү чараларында актив катнашырга әзер булып таралышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International