Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында даими рәвештә «Йортчылык» түгәрәге дәресләре уза. Балалар пешерергә өйрәнеп кенә калмый, дөнья халыклары ашлары һәм гореф-гадәтләре белән дә таныша.
Мәсәлән, дәресләрнең берсендә балалар татар милли ризыгы – бәлеш белән таныштылар. Яңа ел каникулларында «Наполеон» торты пешерделәр һәм бергәләшеп чәй эчтеләр. Шулай ук бер дәрестә җиләк-җимеш салаты да әзерләнгән иде.
Тәрбияче Анастасия Роднина сүзләренчә, түгәрәк дәресләрендә алынган күнекмәләр балаларга киләчәктә мөстәкыйль тормышта кирәк булачак.