Югары Ослан районында өлкәннәр нейробика белән уңышлы шөгыльләнәләр

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашырганда Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр.

Нейрогимнастиканың уңай эффектлары:

- яңа мәгълүматны кабул итү һәм истә калдыру сәләтен яхшырту;

- нерв системасы торышын яхшырту;

- вак моториканы, хәтерне, игътибарны, сөйләмне яхшырту;

- баш миенең яшерен сәләтләрен ачу;

- баш миенең уң һәм сул ярымшарлары эшен синхронлаштыру.

Нейробика бик гади һәм үтемле, күнегүләрне теләсә кайсы вакытта башкарып була, моның өчен көненә берничә минут вакыт бүлеп бирү дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International