Компьютер грамоталылыгының хәзерге заман кешесенең тулы тормышы өчен мөһимлеген исәпкә алып, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Бөгелмә шәһәр һәм район оешмасы – «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы белгечләре һәм «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикләнгән затларны укыту буенча «Границ.Нет» Компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» адаптив программасын эшләделәр. Программа 2022 елда Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсының «Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау» номинациясендә җиңүче булды.
Проект сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә компьютердан файдалану күнекмәләрен өйрәтүдә һәм Интернетта кирәкле мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген алуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Аны тормышка ашыру 2023 елда «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге базасында башлана.
Проект кысаларында дәресләр теоретик һәм практик блоклардан торачак. Укыту чаралары үткәрү нәтиҗәсендә катнашучылар компьютер төзелеше, төп программалар, Интернет, электрон почта, дәүләт хезмәтләре сайты белән танышачаклар, бу аларның шәхси үсешенә, актив тормыш позициясен саклауга ярдәм итәчәк һәм социаль уңайсызлык дәрәҗәсен киметәчәк.