«Кама таңнары» приютында юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Юлларның катгый законы» дигән мавыктыргыч чара узды. Аның максаты – юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту.

Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, «Юл хәрәкәте ярдәмчеләре», «Кирәкле билгене бел» һ.б. конкурсларда катнаштылар. Шулай ук «Свои 5 копеек. Это же ребенок!» видеоролигын карадылар. Балалар һәр кеше юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International