Һава температурасының сизелерлек түбәнәюе һәм салкыннарның көчәюе сәбәпле Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бардылар. Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан уяулыкны арттыру һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләштеләр.
Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга янгыннарның төп сәбәпләрен аңлаттылар, газ һәм электр җиһазларын куркынычсыз куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук татарстанлыларга тематик белешмәләр тараттылар һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр.
